СУБАШЫМ-СУБАШКАЕМ

Рамил Курамшин көе,

Роберт Миңнуллин сүзләре

1.   Үстем җылы кочагыңда,

Авылым Субашкаем.

Колачлар идем үзем дә,

Җитмәс шул колачкаем.

 

Кушымта: Сине генә, сине генә

                         Сагына бу башкаем.

                        Сагынырсың микән син дә,

                        Субашым-Субашкаем.

2.   Якты таңлы, олы җанлы

Авылым Субашкаем.

Урамыңнан бер үтсәм дә,

Киңәя сулышкаем.

3.   Яктыра синдә күңелләр,

Авылым Субашкаем.

Син минем якты йолдызым,

Аем һәм кояшкаем.

СУБАШ ВАЛЬСЫ

Ф.Әмәк музыкасы һәм сүзләре

1. Субашым дип җырлыйк әле,

Безнең туган як бит ул.

Гамьсез йөрү, моңсыз яшәү

Безнең өчен ят бит ул.

Кушымта:

Күңелемдә йөргән җырым,

Бәхетем Субашкаем.

Дусларымнан, туганнардан

Аерма, язмышкаем.

2. Субашым дип җырлыйк әле

Гармуның уйнап җибәр.

Гашыйк парлар урам гизәр,

Ялгызлар ничек түзәр.

3. Субашым дип җырлыйк әле,

Йолдызлар нурын кояр.

Туган яктан киткәннәрнең

Күз яшьләрен кем тыяр?

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе