Субаш мәктәбенә - 130 ел

Мартның тәүге көннәрендә Югары Субаш авылы җәйге сабантуйларын хәтерләтә иде. Чөнки бу көнне авылыбызга бик күп буын кешеләре бергә җыелды. Ә җыелуның төп сәбәбе: Субаш авылында мәгариф эшенә нигез салынуга 130 ел вакыт узып киткән…
Шул гомер эчендә авылда ничә буын алышынган, күпме бала туган авылында белем һәм тәрбия алган, күпме укытучы бу балаларга белем биргән. Шушыларның барысын да барлап, бер гасырдан артык тарихны күз алдыннан кичереп, мәктәбебездә зур бәйрәм оештырырга дигән фикер туды. Мәктәбебез коллективы, авылыбызның мөхтәрәм кешеләре, өлкән буын вәкилләре бергә җыелып, мәктәбебездә укытып, хәзерге көндә башка тарафларда гомер итүче укытучыларны, мәктәбебездә белем алып чыгып, хәзерге көндә зур үрләр яулаган, авылыбыз данын күтәргән шәхесләрне, авылыбызда төрле өлкәләрдә халык өчен бар көчен куеп эшләүче, эшләп лаеклы ялга чыккан авылдашларыбызны барлады. Аларга чакыру кәгазьләре җибәрелде. Һәм хәзерге көндә сау-сәламәт булып, авылыбызга кайтырга җай тапкан кунакларыбыз Югары Субаш мәдәният йортына җыелды.

Анда кем генә юк иде: 70-80 яшьлек өлкән буын вәкилләре, 40-50 яшьлек урта буын, 20-30 яшьлекләр, мәктәбебез укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар дисеңме… Бу кунаклар барысы да авылыбызны, укып чыккан белем йортын сагынып, хөрмәт итеп монда җыелган. Мәдәният йорты, умарта оясын хәтерләтеп, гөр килеп торды.

Бәйрәмебезгә килгән кунакларны мәдәният йортының фойесында авылыбызның алтын куллы ир-егетләре, оста куллы хатын –кызлары тарафыннан ясалган кул эшләреннән күргәзмә каршы алды. Бу зал остаханәне хәтерләтә иде, анда ни генә юк: агачтан кырдырып ясалган урындык, гөлкуймалар, көзге кысалары; төрле матур җепләрдән бәйләнгән гөлләмәләр, мендәрләр; сәйләннәрдән тезелгән чәчкәләр; пластик шешәләрдән ясалган тутый кошлар, гипстан ясалган пар аккошлар дисеңме - болар бар да күз явын алырлык итеп зәвык белән эшләнгән һәм халыкка тәкъдим ителгән иде. Ә инде бу эшләнмәләргә җан өрүчеләрне әйтми калсаң, дөрес булмас. Бу иҗат җимешләрен Һадиева Зөлфия, Прокопьевлар гаиләсе, Нәбиева Раилә, Камалиева Ризеда, Гатиатуллиннар гаиләсе, Гайфуллин Булат үзләренең җан җылысын биреп ясаганнар. Кунакларыбыз, кул эшләре белән хозурланып, концерт залына узды.

Концерт залында бәйрәмебезнең тантаналы беренче өлеше башланып китте. Кичә мәктәбебез укучылары башкаруындагы дәртле җыр-биюләр белән ачылды. Беренче сүзне, Субаш мәктәбендә белем алып чыгып, хәзерге көндә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Гайнетдинов Илһам Фидаил улы алды. Ул бәйрәмебез кунакларын шушы зур вакыйга белән котлады, авылыбызда мәгариф эше әле тагын бик күп еллар дәвам итүен теләде.

Сәхнә түренә беренчеләрдән булып Субаш авылында мәгариф эшенә нигез салган Митрофановлар һәм Антоновлар нәселенең хәзерге буыны менде. Алар белән Антоновлар гаиләсенең килене, башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисә Гарифулловна таныштырды.

Сәхнәдә кунакларыбыз гел алышынып торды. Анда өлкән буын укытучылар, мәктәбебезнең элекке директорлары, җитәкче урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыккан авылдашларыбыз, хәзерге көндә җитәкче урыннарда эшләүче авылдашларыбыз, кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләребез, күренекле шәхесләребез менде һәм үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Аларны туган авылыбыз мәктәбендә белем алып чыгып, бар гаиләләре белән бер үк һөнәр сайлаган гаиләләр алыштырды: гомерләрен укытучылыкка багышлаган Фроловлар гаиләсе, мәдәнияткә гашыйк Васильевлар, Дмитриевлар, Габделхаковлар гаиләләре һәм тагын бик күп хөрмәткә лаеклы гаиләләр сәхнәбез түрендә урын алды. Бәйрәмебезнең иң олы кунагы авылдашыбыз, хәзерге көндә Чепья авылында яшәп, 90 яшен тутыручы, Чепья туган як музеен җитәкләүче Галиев Гарифҗан абый булгандыр, мөгаен. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты һәм мәктәбебезгә 2 картина бүләк итте. Барлык кунаклар да, мәктәбебезне зурлап, бүләкләр белән килгән иде.

Сәхнәгә менүчеләрне матур концерт номерлары алыштырып торды. Шушы мәктәпнең укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, килгән кунакларыбызның чыгышлары барлык кунакларның да күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.

Ә бәйрәмебез азагында сәхнәбез түренә хәзерге көндә мәктәп һәм мәктәпнең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге хезмәткәрләре күтәрелде. Аларны котлау өчен сүз Илһам Фидаил улына һәм район мәгариф идарәсе мөдире Зәкиева Алия Юнысовнага бирелде. Алар коллективның зур уңышларга ирешкән, тырышып хезмәт куючы укытучы һәм хезмәткәрләрен районның рәхмәт хаты һәм мактау таныклыклары белән бүләкләде. Һәм Алия Юнысовна кунакларга үзенең матур җырларының берсен бүләк итте.

Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәптә дәвам иттте. Анда да кунакларны укучыларыбыз кулы белән эшләнгән кул эшләреннән, мәктәбебезнең уңышларын күрсәтүче грамота, диплом, рәхмәт хаты һәм күп санлы медаль һәм кубоклардан торган күргәзмә каршы алды. Шулай ук һәркем монда үзенең мәктәптә укыган елларда төшкән фотоларын карап, күңел түрләрендә истәлекләрен яңартты. Мәктәбебез директоры Галиева Раилә Мәсхүтовна кунакларны ашханәгә дәште, бәйрәмнең икенче өлеше мул табыннар артында дәвам итте. Кунакларыбыз анда тәмле ризыклардан авыз итеп кенә калмады, үзләренең мәктәп, яшьлек елларын искә төшереп, якты, күңелле истәлекләре белән уртаклашты, җырлап, күңел ачып утырды. Бәйрәмебез азагында кунакларыбыз, мәктәбебезнең озын гомерле булуын, якты сыйныфларда балалар тавышы тынмавын теләп саубуллашты.
Субаш төп гомуми белем мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге тәрбиячесе
Һадиева Салисә

 

 

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе