БӨЕК ТУКАЙГА - 130

Татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына быел 130 ел булды. Татар дөньясы әлеге истәлекле датаны зурлап билгеләп үтте. Бу вакыйгадан безнең Субаш төп мәктәбе   дә читтә калмады. Мәктәбебездә бик күп төрле чаралар үтте.  

Шуларның берничәсе белән танышып үтегез.

Габдулла Тукай безнең дә якташыбыз. Чөнки безнең Субаш авыл җирлегенә кергән Сосна Пүчинкәсе авылында да бераз яшәгән бит ул. Шул авыл зиратында Тукайның әнисе каберенә мәрмәр таш куелган. Ел саен анда шагыйрьләр, язучылар киләләр.

Очрашулар, очрашулар...

26 февраль көнне Таттелеком элемтә бүлеге җитәкчесе, язучылар советы члены, Һ.Такташ премиясе лауреаты, язучы Рөстәм Зәкуан җитәкчелегендә бертөркем кунаклар Субаш мәктәбендә булды. Зур бүләк итеп Тукай оныкларын алып килгәннәр иде. Очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр.

 

 

Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан мәктәбебездә "Казан утлары" журналыннан кунаклар булып китте. 

 

13 апрель көнне мәктәбебездә көтеп алынган "Тукай ул -сүнмәс йолдыз!" кичәсе булып узды.Кичәбезнең шәхси кунаклары булып " Казан утлары "  журналының баш мөхәррире - Илфак Мирза улы Ибраһимов һәм аның иҗат коллективы иде. Кичә ахырында һәрбер балага  "Казан утлары" журналы бүләк ителде.

 

Казан әдипләре бездә кунакта

Субаш мәктәбе укучыларына  беренчеләрдән булып 2016 елгы Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат (Моратов Газинур Васик улы)  белән очрашу  бәхете «тәтеде».  

Казан әдипләре делегациясе составында Субаш җиренә килгән мәртәбәле  бүләк иясе берничә шигырен укыды, үзенеӊ чыгышында  укучыларга рәхмәт хисләрен җиткерде. Ә Субаш мәктәбе укучыларына дөрестән дә рәхмәт әйтерлек булды, Тукай шигырьләре, башкарылган җырлар һәркемдә соклану тудырды.

          ОЧРАШУ МИЗГЕЛЛӘРЕ ФОТОЛАРДА

 

 

Районыбызда бөек Тукайныӊ 130 еллык юбилеен үткәрү чараларында башкаладан  катнашырга килгән каләм әһелләре  Сосна Пүчинкәсе авылына барып Тукайныӊ әнисе Мәмдүдә абыстай каберенә зиярат кылдылар.

                    Тулырак монда

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе