Елена Сергеева иҗаты

Ялгыз каен.

 

Юл буенда үсә ялгыз каен,

Чулпылары түбән иелгән.

Яфракларның кояш төсен алган,

“Сагышлы бу каен”, диелгән.

 

Жәлләдем  мин шушы каенкайны,

Ничек күтәрергә башкаен?!

Авыр кайгыларга кемнәр салды,

Кемнәр идерделәр башкаең?

 

Беркайчан да синнән сылуырак

Каеннарны әле күрмәдем.

Нишләдең син, әллә суласыңмы,

Юкмы әллә бүтән егәрең?

 

Чапканнар бит синең төз гәүдәңә,

Йөрәгеңә кадәр үткәндер.

Ул бәндәнең сиңа күтәрергә,

Ничек итеп кулы җиткәндер.

 

Ярасыннан ага каенкайның

Яшәү чыганагы-саф суы.

Йөрәгемә ачы нәфрәт сала ,

Шушы каенкайның ярсуы.

 

Шаулый каен, бик нык әрнесә дә,

Тәнендәге ачы ярасы.

Нинди явызлыкка бара тормыш,

Котыра бит адәм баласы.

 

Әйдә, каен, бәйлим, кил, яраңны,

Башка тамчы суың таммасын.

“Терелгән бу каен, ярабби!”, дип,

Һәммәсе дә сиңа карасын!

 

 

Бәби тапканда бакыйлыкка күчкән ана бәете

 

Бисмилла, диеп башладым, бәетемнең башларын.

Салкын декабрь көнендә гүргә керде башларым.

 

Ана булу бәхетләрен татып карый алмадым,

Баламны ялгыз калдырып, үләм дип уйламадым.

 

Пычак асларына кереп тормамын, дигән идем.

Балабызның бәхетеннән туймабыз, дигән идем.

 

Балам, син дә әниеңнең җылысын тоя алмадың,

Башка балалар шикелле, әниле була алмадың.

 

Балам белән кайтырмын, дип, киткән идем өемнән.

Ирем, син дә бер канатсыз, каласың бит бүгеннән.

 

Пар канатым, үз өстеңә, ала күр син кызчыкны,

Тәрбиялә, ятка бирмә, саклый күр, исән чакны.

 

Кызым, сиңа да сүзем бар, кичерә күр әнкәңне.

Дөньяларга риза булып, тыңлап яшә әткәңне.

 

Әниләрем, теләгемне , бәлки сез дә үтәрсез,

Баланы тәрбияләүдә сез дә ярдәм итәрсез.

 

Инде миңа рәнҗемәгез, калдырды, дип баласын,

Хәлкәйләрем җитмәде бит, инде Ходай сакласын.

 

Күпме көткән балабызны күтәрә дә алмадым.

Оҗмах ишеге ачылды, керми кала алмадым.

 

Минем өчен күз яшьләрен бик үк артык түкмәгез,

Балама ятлар тимәсен, ким-хур итеп йөртмәгез.

 

Озын гомер телим сезгә, балам, иң элек сиңа,

Бу дөньяга туган өчен иң олы рәхмәт сиңа.

 

Ярар инде, күп гомерләр насыйплар булсын сезгә,

Озатучылар, ак пәрдәне ябыгызчы йөземә.

 

 

 

Ятим бала

 

Тышта буран. Агачларны

Томан кебек бәс сарган.

Кар-буранга карамыйча,

Ятим урамда калган.

 

Кайда соң аның әнисе,

Әтисе кайда калган?

Нигә соң аны берсе дә

Янына алмый һаман?

 

Сабыйның гаебе нидә?

Киләчәк – куе томан.

Ә бит аның әтисе дә,

Әнисе дә -  наркоман.

 

Ике исән ата-ана

Баласын уйламый да.

Нарасыеның тормышын

Исәпләп, еламый да.

 

Салкында туңган кулларын

Яшерә җиңнәренә.

Ипилек сорап торганда,

Кар кунган иңнәренә.

 

Өстендәге киемнәрен

Кемдер киеп туздырган.

Әнисенә кирәкмәгәч,

Нигә аны тудырган?

 

Ата-ананың бурычы-

Үз  балаңны ашату.

Кирәк чакта, елаганда,

Үз баласын юату.

Йөрәгеңнән өзеп алган

Бала бит ул, кешеләр!

Нигә соң шушы сабыйдай,

Аны ятим итәләр.

 

Такташ язган, песиләр дә,

Балаларын ташламый.

Сабый бала бәхетле ул,

Ни булганын аңламый.

 

Бу баланың гаебе соң,

Нидә икән, әйтегез?

Ата-ана, балагызга

Чит-ят тел тидертмәгез.

 

Салкыннарда туңдырмыйча,

Саклагыз сез аларны.

Кемнәргәдер яратырга,

Ходай бирми баланы.

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе