Туганым Фирүзә Миңнемуллина иҗаты

Фирүзә Балтач районы Салавыч авылы кызы. Салывыч күппрофильле лицееның 8 нче сыйныфында белем ала. Шигырьләре район газетасында басылды.

Нәрсә соң ул бәхет?

Нәрсә соң ул бәхет? Нинди була
Кем өлешенә күпме бирелә?
Күпме теләсәк шуның кадәрме?
Була микән әллә бер генә.

Илебез тыныч, күгебез аяз,
Өстәл өстендә түгәрәк икмәк.
Барыбыз да сау-сәламәт икән,
Бәхет өчен тагын ни кирәк.

Минем өчен бәхет – әти-әни,
Ике якта ике фәрештәм.
Сердәшчем дә, киңәшчем дә
Таянычым алар  һәр эштә.

Ике апам белән әбием
Минем өчен һәрвакыт үрнәк.
Туганнарымнан башка һич тә
Булмас иде бәхетем түгәрәк.

Дусларым бар – таяныр чакта
Белем алам – туган телемдә.
Сәлам бирәм һәр көн елмаеп,
Үз телемдә – татар телендә.

Һәрбер кеше шат күңел белән
Мин бәхетле!-диеп сөенсә.
Җир йөзендә һәркем һәрвакыт
Гел бәхетле булсын үзенчә.

Кирлемән

Яшәгән ди бер малай
Күлмәгенең төймәләре
Булган икән  ди калай.
Күлмәгенең бер җиңе юк,
Чалбарының балагы юк,
Исеме ничек дисезме?
Исеме аның Кирлемән.
Бөтен эшкә иренгән.
Тәмле ашап, күп йоклап
Бу малай бик симергән.
Битләре кабартма күк,
Күзләре әйтерсең юк,
Уйнарга да иренгән
Сикерергә тилмергән.
Иелеп-бөгелүнең
Ни икәнен белмәгән.
Әй  Кирлемән, Кирлемән,
Кулларың юылмаган,
Чәчләрең таралмаган,
Өстендәге күлмәгең,
Гүя җирдә ауналган.
Бит юарга су юк ди ул,
Әнкәм суга бармаган,
Ә чәчемне тарарга
Таракның теше калмаган.
Күлмәгемнең карасы
Кулларымнан күчкәндер
Иренәм бит юарга
Шунда гына сөртәм мин.
Һәр адымы санаулы
Атларга да иренә
Аз гына хәрәкәтләнсә
И шатлана,сөенә.
Гүя зур эш эшләгән,
Әнисенә булышкан.
Яисә ул кызуланып
Чабып килгән ярыштан.
Тирләп-пешеп
Көчкә атлап
Урамда йөри Кирлемән.
Ә ашарга иренми ул,
Аппетиты бер дигән.
Алма,конфет,бавырсак
Ул барысына да бик шат.
Ашарга гына булсын
Тамагы гына туйсын.
Әй Кирлемән,Кирлемән,
Бу малайны кем белә?
Уянып китте Барый
Гәүдәсен тотып карый,
Көзгегә борып карый,
Чәчләрен тарап карый,
Әй сөенә-сикерә
Булган бит бу төш кенә.
Булсын ди ул эш кенә
Бер эшкә дә иренмәм.
Юам,җыям,себерәм.
Әнием ни кушса да
Һәрберсенә өлгерәм.
Булмамамын мин Кирлемән
Булырмын мин үрнәк малай,
Булырмын мин бер дигән.
Экият бетте-китте
Йокларга вакыт җитте
Тыныч йокы,тәмле төш.

Кышкы матурлык.


Төнге күктә сихри ай елмая
Нурын сибә бөтен җиһанга
Шушы серле ай яктысында
Бар табигать төренгән нурга

Нинди аклык,нинди матурлык бит
Кар өстендә уйныйлар нурлар
Монда без дә бар әле дип
Күзен кыса күктән йолдызлар.

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татар интернетында өзләүче