Сыйныфташым Флёра Габдуллина                  шигырьләре

ТАТАР ХАЛКЫМ


Сыгылсаң да сынмадың син, торып бастың,
К
үп сынаулар аша үттең,  татар халкым.
Үз сузеңне әйтер өчен, курыкмыйча,
Бар д
өньяга бар бит хакың, татар халкым.

Б
өгелсә дә, сыгылса сынмый бит тал,
Тамырына балта чап син, барыбер
үсә.
Юк итс
әләр уң ягыннан үткән юлның,
Тамырлары бик
үрчемле, сулга күчә.

Кырым халкы кипариска бик м
өккибән,
Ә японнар сакураны бик үз иткән.
Татар халкым тамгасында- тал агачы,
Тамырлары нык берекк
ән, тирән киткән.

Сындыра алмас тал агачын усал
җилләр,
Туганлашып, ярд
әмләшеп яшә , халкым.
Үз сузеңне әйтер өчен, курыкмыйча,
Бар д
өньяга бар бит хакың, татар халкым!

ЧИТӘН АРТЫ


Читән артын инде танып булмый,
Туйра баскан аның ярларын.
Йөрдем әле таллар арасында,
Сагыш-моңга салып җаннарым.

Чорнап алды җанны хәтирәләр,
Качкан балачакны эзләдем.
Тик тапмадым эзләсәм дә күпме,
Җанга газиз тәүге эзләрен.

Гармун моңы яңгырамый күптән,
Яшьләр юлны монда оныткан.
Ай моңая ялгыз гына үзе,
Таң нурлары иңэ офыктан.

Дәү әтинең тәмле алмалары
Искән җилдән җиргә коела.
Тулып пешкән әнә шомыртлар да,
Ялгыз калып чумган уена.

Искән җилдэн алар чайкалалар,
Беркем өзми , беркем сорамый.
Тау шуганда беркем егылмый да,
Жан әрнетеп беркем еламый.

Чабышмыйлар кычытканнан куркып,
Саклап кызлар нәфис аягын.
Атмый чэчкә, шук малайлар өзеп,
Чәнечкеле шайтан таягын.

Читән арты-шаулы балачагым,
Гузәл яшьлек кая киттегез?
Качтыгыз да таллар арасына
Искә төшеп җанны өттегез.

Шау-гөр килеп тормый читән арты,
Үле тынлык инеш буенда.
Юк гашыйклар сөю аңлашырга,
Сеңеп бетеп назлы куенга.

Әй яшьлегем, балачагым минем,
Таллар арасыннан чыгыгыз.
Эзләсәм дә тапмам инде сезне,
Туйра баскан чыгыр юлыгыз.

Хушлашыйм мин сезне
ң белән, таллар,
Чит
ән арты, син дә хуш инде.
Булмас инде бик еш кайтып сезг
ә,
Җанга сагыш тулы көз иңде.

Чит
ән артын инде танып булмый,
Элеккеч
ә түгел, үзгәргән.
Й
өрдем әле таллар арасында,
Яшьлегемд
ә йөргән эзләрдән.

 

 

КАЕНКАЙЛАР

Ак каеннар зифа, сылу,
Хатын-кыз кебек серле.
Юл буена таралганнар,
Буйлары т
өрле-төрле.

Толым-толым ботаклары
Җиргә таба сузылган.
Язлар җитк
әч елый каен,
Яшь агызып тузыннан.

Елый каен, кызлар кебек
К
үңелләре тулганмы?
Язлар килгәч к
өязләнеп,
Юл тузанын юамы?

Каенкайлар зифа, сылу
Кызлар кебек г
үзәл сез.
Читк
ә китсәм төшкә кереп,
Үзәгемне өзәсез.

Аклык, пакълык б
өрки җанга
Каенлыктан узганда.
Р
әнҗетмәгез каеннарны,
Бераз гына кызган ла!
Каен да бит сызлана.


Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татар интернетында өзләүче