"Кояшкай" лагеренда

                                                        Июнь 2018

Мәктәбебездә ел саен "Кояшкай" лагере эшләп килә. Башлангыч сыйныф укучылары лагерьда рәхәтләнеп ял итәләр, походларга баралар, концерт куялар, мавыктыргыч уеннар уйныйлар.

Хуш, сөекле бакчабыз!

                    Май 2018

Бүген Субаш балалар бакчасында зур бәйрәм - Бакча белән хушлашу. 

5 балабызны мәктәпкә озату кичәсе. Балаларга мәктәптә тырышып укуларын, әти-әниләренең, укытучыларның сүзләрен тыңлап, тырышып укуларын телибез.

 

Соңгы кыңгырау

                     Май 2018

Мәктәбебезне быел 9 укучы тәмамлады. Алар өчен безнең мәктәптә Соңгы тапкыр кыңгырау яңгырады.

Туризм буенча җыен

                                                                  Май 2018

                   15-17 май көннәрендә районыбызда туризм буенча җыен узды. Кечкенәләр арасында Субаш укучылары -  беренче, Кенә туристлары - икенче, Балтач мәктәбе өченче призлы урын яулады. Зурлар арасында Кече Лызи укучыларына тиңнәр булмады, Карадуган һәм Субаш укучылары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. 

Тукай атналыгы

  Апрель 2018

Мәктәп һәм балалар бакчасында Тукай атналыгында бик күп чаралар үтте.

"Юл билгеләрен коткарыйк!"

     Март 2018

 

Субаш балалар бакчасы тәрбиячеләре шул исемдәге  кичә үткәрделәр.

Гаилә бәйрәме

                                                                     Март 2018

25 март көнне Субаш балалар бакчасы коллективы мәдәният йортында "Гаилә бәйрәме үткәрде.

"Фәнгә адымнар"

                                                                        Март  2018

           9 нчы сыйныф  укучысы Һадиев Дәниф "Фәнгә адымнар - 2018" республика фәнни-гамәли конференциясендә 2нче урынга лаек булды.  .

Сау бул, Әлифба!

Март  2018

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме.

 

Мәктәбебездә 1 нче сыйныф  укучылары Әлифба китабын укып бетерделәр.   Гафурҗанова Зөһрә Габделәхәт кызы җитәкчелегендә "Сау бул, Әлифбам!" дип исемләнгән кичә булып узды.

"Ел тәрбиячесе - 2018"

Февраль 2018

Район “Ел тәрбиячесе-2018” конкурсында Субаш балалар бакчасы тәрбиячесе Николаева Венера катнашты һәм “Иҗади педагог” номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!

Безнекеләр - беренче!

Январь 2018

Районда үткән бадминтон ярышында җиңүчеләр: 

 

Фролова Миләүшә - 1нчеурын, Гыйльманов Нәзир  -1нче урын, Габделхаков Риназ - 3нче урын. 

Мини-футболда - өченче

              Январь 2018

Район мәктәпләре арасында үткәрелгән мини-футбол ярышында Субаш  мәктәбенең “Титан” командасы өченче урынга лаек булды.

Яңа ел бизәкләре

                       Январь 2018

Субаш авылы халкы Яңа ел бәйрәмнәрен түземсезлек белән көтеп ала. Капка төпләренә сыннар ясап, җем-җем килгән утлар белән бизиләр. Урамнар әкияттәгедәй матур була.

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татар интернетында өзләүче