Тормыш  кәгазь. Кеше шул кәгазьгә

Биографиясен яза үзенең...    

                                       (Ф. Яруллин)

 

 

Язмыш миңа бәхет бүләк итте,

Сайлап бирде мәктәп юлларын.

Бар көчемне биреп укытамын

Халкыбызның кыз һәм улларын.

 

Утыз елдан артык балаларга

Дәрес бирәм, чыңлый тавышым.

Алар белән бергә шатланам мин,

Үз баламдай күрәм барысын.

 

Мәктәпләрдә укып йөргән чакта

Укытучы булды хыялым.

Әти-әни фатихасын алып,

Сайладым мин мәктәп юлларын.

 

Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Укытучы эшен сайлаганга,

Үкенмимен әле бүген дә.

 

Балаларга төпле белем бирү,

Тәрбияләү – минем төп максат.

Кешелекле булып калыгыз, дип,

Мин аларга әйтәм кабатлап.

ТАНЫШ БУЛЫЙК

 

Антонова Нәфисә Гарифулла кызы.

 

Эш урыным: ТР Балтач муниципаль районы Субаш төп мәктәбе.

 

Вазифам: башлангыч сыйныфлар укытучысы.

 

Белемем: 1981 елда Арча педучилищесын тәмамладым. Белгечлек – башлангыч сыйныфлар укытучысы.

     1986 елда читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын тәмамладым. Белгечлек – математика укытучысы.

Эш стажым: 35 ел.

Квалификация категориясе: югары.

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татар интернетында өзләүче