ӘДӘБИ МАРАФОН

 

Биредә язучыларның төрле әсәрләреннән алынган өземтәләр белән танышырга мөмкин. 

  "Нәтиҗә бер генә: укымасаң, ялың, йокыңны өзеп, мәгълүм сәгатьләреңне китапка багышламасаң, тыны-сулышы беткән туп хәленә каласыңны белеп тор."

                                Барлас Камалов "Күңел кыңгыраулары" 

“Акыллы дусларны, кырыс булсалар да хаклыкка өндәгән дусларны югалтуга әрним. Бик әрним! ЧЫН ДУСЛАР – акча түгел, ат урынына эшләп кенә табып булмый аларны. Аларсыз бик кыен! Кыен! Яфракларын көзге җил тузгыткан шәрә агачка охшап калдым дусларсыз...”

Барлас Камалов. “Үткән гомер бигрәк жәл” повесте. 

     “Бик аяныч, кеше күңеленең бүтәннәргә бирелә торган нурлары микъдарын үлчәү приборы юк. Ул булса, “Йөрәгең кайнар һәм якты икән, җитәклә. Күңелеңдә суык һәм гомерлек эңгер-меңгер икән, җитәкчелектән читкә китеп тор!” – диярләр иде.

Барлас Камаловның "Күңел кыңгыраулары" повесте. 

Мин - "Белем җәүһәрләре" җиңүчесе

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе